Filtra per genere

Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре (Имена Аллаха)

Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре (Имена Аллаха)

Равил Бикбаев

Равил хәзрәт Бикбаев Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре турында файдалы мәгълүмәт бирә

20 - Әл-Үәһһәб (20-нче тапшыру)
0:00 / 0:00
1x
  • 20 - Әл-Үәһһәб (20-нче тапшыру)

    әл-Үәһһәб - Ул алмашка бернәрсә таләп итмичә теләгән кешесен Үзе теләгәнчә мул итеп бүләкли. Ул, ихтыяҗларны сораусыз, нигъмәтләрне күп вә даими-өзлексез биреп Бүләкләүче. Бу исем Коръәндә өч тапкыр искә алына, мәсәлән: Әли-Гыймран:8, Садь:9, Садь:35, һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм.

    Tue, 29 Mar 2016
  • 19 - әл-Карийб, әл-Мүҗийб (19-нчы тапшыру)

    әл-Карийб - Ул барча мәхлукатлар-га да Якын, һәм Аның якын булуы ике төрле: 1) Гомуми якын булуы. Ул Үзенең гыйлеме, хәбәрдарлыгы, күзәтүе, шаһитлыгы һәм чолгап алуы белән барчасына да Якын. 2) Аерым, махсус якын булуы. Монысы Аңа гыйбадәт кылган, Аннан сораган вә Аны яратканнарга карата билгеләнә. Аның аерым, махсус якын булуы, ул кешеләргә карата Аның мәхәббәтен, ярдәмен, дога кылучыларга җавап бирүен, гыйбадәтләренең кабул итүен һәм әҗер-саваб белән бүләкләүен белдертә. Бу исем Коръәндә өч тапкыр искә алына, мәсәлән: әл-Бәкара:186, Сәбә:50, һүд:61, һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм. әл-Мүҗийб - Ул Үзенең колларының догаларына, сорауларына җаваб бирә һәм кабул итә. Бу исем Коръәндә бер тапкыр искә алына, һүд:61 һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм.

    Tue, 15 Mar 2016
  • 18 - Әл-Үәкийл (18-нче тапшыру)

    әл-Үәкийл - Ул Үзенең гыйлеме, камил кодрәте вә чиксез хикмәте белән мәхлукатлар белән идарә итә. Ул Үзенең яраткан колларына (әүлияләргә) җиңеллек бирә, аларны авырлыклардан ерагайта һәм аларның барча эшләрен җайлый. Ул галәмнәрне карап, барлап, тәрбия кылып торучы. Шуңа да, әгәр дә мөселман берәр нәрсә эшләргә уйласа, ул булдыра алганча барча сәбәпләрен кыла һәм аннары Аллаһка тапшыра, тәвәккәлли. Бу исем Коръәндә ундүрт тапкыр искә алына, мәсәлән: әл-Әхзәб:3 Әли-Гыймран:173 әл-Исра:65 әз-3үмәр:62 һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм.

    Wed, 09 Mar 2016
  • 17 - Әл-Халикъ (17-нче тапшыру)

    әл-Халикъ - Ул барча мәхлукатлар-ны элгәре булмаганча юктан бар итте. Барчасына тәкъдирләрен билгеләде һәм һәр нәрсәне үз урынына куеп тәртип урнаштырды. Бу исем Коръәндә берничә урында искә алына, мәсәлән: әл-Хәшр:24 әл-Әнгам:102 әз-3үмәр:62 Садь:71 Фәтыйр:3 һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм.

    Tue, 08 Mar 2016
  • 16 - Әт-Тәүүәб (16-нчы тапшыру)

    әт-Тәүүәб - Ул, кешеләрнең гөнаһ кылуларын ташлап, тәүбә кылып вә үкенеп, Аңа кайтуларын кабул итүдән туктамый. әт-Тәүүәб исеме ике төр белән билгеләнә: 1) Аллаһ Үзенең рәхмәте белән колның йөрәгендә үкенүне, тәүбәне, гөнаһны ташлап Аңа кайтуны илһам кыла, булдыра. 2) Ул колларының үкенүләрен, тәүбәләрен кабул итә. Бу исем Коръәндә унбер аятьтә искә алына, мәсәлән: әл-Бәкара:37, әл-Бәкара:128, әл-Хүҗүрат:12, һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм.

    Thu, 03 Mar 2016
Mostra altri episodi